Газетага язылу

Татарстанда салым «хат»ларының 92 проценттан артыгы электрон рәвештә җибәрелгән

Татарстанда милек салымнарын һәм физик затларның керемнәренә салымны түләү буенча салым белдерүләрен тарату дәвам итә.

Бүгенге көнгә аларның 92,4 проценты - электрон рәвештә, ә 7,6 проценты кәгазь форматта җибәрелгән. Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт хезмәтләре күрсәтү бүлеге башлыгы Гөлфия Каюмова «Татар-информ» агентлыгында узган вебинарда шул хакта сөйләде.

Аның сүзләренчә, салым белдерүләрен тарату сентябрь ахырында башланган һәм хәзерге вакытта аның иң кызган чагы. Исәпләнгән салымнарны 1 декабрьдән дә калмыйча түләргә кирәк.

Каюмова аңлатканча, кәгазь белдерүләр документларны электрон сервис аша алмаучы гражданнарга җибәрелә. Аерым алганда, бу салым түләүченең шәхси кабинетына, шулай ук Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында расланган хисап язмасына керү мөмкинлеге булмаган кешеләргә кагыла.

Ул шулай ук быелдан башлап салым белдерүләре салым түләүченең шәхси кабинетында гына түгел, «Дәүләт хезмәтләре» порталында да автоматик рәвештә урнаштырылуын билгеләп үтте. Элек портал аша белдерүләр алу өчен гариза бирергә кирәк иде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре