Кама Тамагы районында җиңел моторлы самолет һәлакәтендә исән калган ир-атны бүген Республика клиник хастаханәсеннән Мәскәүдәге Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институтына озатканнар. Бу хакта “KazanFirst” яза.
Сырхауның хәле – уртача. Татарстанның Һәлакәтләр медицинасы үзәге бригадасы аны Арзамаска кадәр китереп, биредә Мәскәүдән килгән коллегаларына тапшыра.
Һәлакәтләр медицинасы үзәге бригадасына табиб Екатерина Җамалиева, фельдшер Рөстәм Сабиров һәм ике йөртүче – Таһир Туктамышев белән Фәрит Һадиуллин кергән.
Исегезгә төшерәбез: Кама Тамагында җиңел моторлы самолет һәлакәтендә 3 кешенең, шул исәптән 1 баланың гомере өзелде (барысы да – бер гаилә әгъзалары). Һәлакәттә бары тик гаилә башлыгы гына исән калды.
https://vatantat.ru/2024/07/146978/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез