Татарстанда сентябрь ахырына кадәр бик җылы һава урнашачак

Татарстанга салкынча һава агымы үтеп керде. Аз-маз яңгырлар да явып үтәчәк. Әмма инде чәршәмбедән явым-төшеп туктап, сентябрь ахырына кадәр бик җылы һава урнашачак.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе – 27–28 сентябрьдә республикада яңгыр ихтималы аз. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +17...+22 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә  исә +2...+8 градус күрсәтәчәк.

Синоптикларның башлангыч фаразы буенча, җомга һәм шимбә – 29–30 сентябрьдә бик җылы, коры һава саклана. Көндезге температура +19...+24 градус чикләрендә тирбәләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре