Көнбагыш маена - 9, карабодайга - 5, тозга сорау 7 тапкыр арткан.
Бер атна эчендә республикада шикәргә ихтыяҗ 16 тапкыр арткан. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Ул шулай ук башка продуктларга да ихтыяҗ артуын билгеләп үтте. Узган атнада халыкны көнбагыш мае буенча сатып алу күләме 9 тапкыр, карабодай алучылар саны 5 тапкыр, тоз сатып алучылар 7 тапкыр арткан.
- Нәкъ менә шундый ыгы-зыгы аркасында без кайвакыт шәһәр сәүдә челтәрләрендә буш киштәләрне күзәтәбез. Бүгенге көндә хәл тотрыклана, челтәрләрдә запаслар арта, - диде Җәббаров.
Министрлыкта әлеге хәл даими контрольдә булуын искәрттеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез