Чистай районында җәмәгать судьясы биредә яшәүче бер хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше буенча карар чыгарган. “Сихерче” хатын-кызны мошенниклыкта гаепләгәннәр, дип яза “KazanFirst”.
Ул мессенджер аша бер ир-атка ниндидер тылсымлы йолалар, өшкерүләр ярдәмендә гаиләдәге мөнәсәбәләрен, якыннарының сәламәтлеген яхшыртырга тәкъдим иткән. Тегесе, “сихерчегә” ышанып, аңа кырык мең сум күчергән.
Ир-ат, вәгъдә ителгән үзгәрешләр күренмәгәч, алданганын аңлап, полициягә гариза язып тапшырган. Бу эшне тикшерү бик озакка сузылган, чөнки зыян күрүче үзе дә соңыннан ниндидер җинаять кылып, хөкем ителгән.
Суд утырышында “сихерче” гаебен тулысынча танып, зыян күрүчегә үз ихтыяры белән бөтен сумманы кире кайтарган. Адвокаты, дәгъва срогы чыгу сәбәпле, эшне туктату турында үтенечнамә тапшырган. Суд моны исәпкә алып, җинаять эзәрлекләвен туктату турында карар чыгарган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез