Татарстанда социаль ятимнәргә түләүләр күләме расланды

Татарстан Министрлар Кабинеты 2026 елга, шулай ук 2027-2028 еллар план чорына ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль түләүләр күләмен раслаган. Министрлар Кабинеты сайтында бу җәһәттән карар урнаштырылган.

Документ нигезендә, кием-салым, аяк киеме һәм йомшак инвентарь сатып алуга бер тапкыр түләнелә торган пособие күләме 59 337 сум тәшкил итә. Шуннан соң бу түләү һәр ел саен бирелеп, 25 289 сум булачак. Шулай ук башка түләүләр, аерым алганда, дәреслекләр сатып алуга яки туклануга түләүләр каралган.

Балаларның әлеге категориясенә тиешле барлык түләүләр төрләре һәм күләмнәре белән карарның тулы текстында танышырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре