Татарстанда "социаль хезмәткәр" бер хатын-кызның алтыннарын, икенчесенең 130мең сум акчасын урлаган

Түбән Камада суд Удмуртиядә яшәүче 34 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарган. Ул урлауда һәм мошенниклыкта гаепле дип танылган. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Угры-мошенник 2025 елның гыйнварында, үзен социаль хезмәткәр буларак таныштырып, Түбән Камада бер хатын-кызның фатирына кергән һәм алтын әйберләрен урлаган. Соңыннан аларны комиссион кибеттә саткан.

Моннан тыш, янәсе, тикшерергә, дигән булып, икенче бер хатын-кыздан 130 мең сум алган. Акчаны кулга төшергәч, качкан.
Суд аны гаепле дип таныган һәм шартлы рәвештә 1,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре