Газетага язылу

Татарстанда соңгы 5 елда янгында 26 бала һәлак булган

Россиядә быел уттан 147 бала вафат булган, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Татарстан буенча күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең күзәтчелек һәм профилактика чараларын оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Садыйков.

– Биш зур сыйныф дигән сүз бит бу. Узган ел дәвамында 115 бала үлгән. Бик зур үсеш күзәтелә. Татарстан буенча исәпләсәк, соңгы 5 елда янгында 26 бала һәлак булган, 110 бала җәрәхәт алган. Быел бер бала һәлак булды, – диде Айрат Садыйков.

Иртәнге биштә, төтен исе сизеп, 2009 елгы егет әбисенә шалтыраткан, ул икенче улына, тегесе абыйсына шалтыраткан. Өченче туганнары гына «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Баланы да, әтисен дә коткара алмаганнар. Янгын очраклары еш кына йә шуклыктан, йә баланың дөньяны танып-белү, ашарга пешерү теләгеннән барлыкка килә. Социаль челтәрләрдән күреп, эксперимент ясап та зыян күрүчеләр бар.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре