Татарстанда соңгы техник культураларны җыю дәвам итә. Кырларда тагын 222 мең га мәйдан бар, шул исәптән көнбагыш – 113 мең га, кукуруз – 70 мең га, шикәр чөгендере – 16 мең га һәм соя – 11 мең га.
Шикәр чөгендере 36 мең га мәйданда чыгарылган, бу планнан 69%. 1 млн. 940 мең тонна татлы тамыр чыгарылган, уртача уңдырышлылык - 534 ц/га. Шикәр заводлары тарафыннан 800 мең тонна чимал әзерләнгән, шулардан 660 мең тонна эшкәртелгән, 88 мең тонна шикәр әзерләнгән.
Көнбагышның иң зур мәйданнары Нурлат, Азнакай, Чистай, Чүпрәле һәм Спас муниципаль районнарында кала. Кукурузның шактый зур мәйданнары Аксубай, Нурлат, Әлки, Мөслим һәм Кукмара районнарында бар.
Коры көннәр торганда комбайн паркыннан мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга кирәк. Урып-җыю темпларын тизләтү өчен иң нәтиҗәле ысул - полимер җиңсәләр. Ел саен аларга 300-500 мең тонна бөртекле һәм майлы культуралар салына.
Ашлык җитештерүнең рентабельлелеге кимү соңгы елларда бөртекле культуралар мәйданының майлы культуралар файдасына кимүенә китерде. Хәтта республиканың төньяк районнарында да чәчүлекләр структурасында май орлыгы өчен көнбагыш барлыкка килде. Әтнә муниципаль районы хуҗалыклары беренче елда 913 гектарда көнбагыш чәчкәннәр. Шушы көннәрдә урып-җыюны уртача уңдырышлылык – 31 ц/га белән төгәлләдек. Бу республикадагы уртача күрсәткечтән 13 центнерга күбрәк.
Орлыкларның дөрес сайлануына игътибар итү мөһим. Бер чәчү берәмлегенең бәясе 15 мең сум тәшкил итте, бу аналоглардан 2 мәртәбә арзанрак. Хуҗалыкның башлангыч исәпләүләре буенча, көнбагышның табышлылыгы 47% тәшкил иткән, үзкыйммәте бер тоннага якынча 15 мең сум.
Көнбагыш, рентабельлелеге югары булуга карамастан, туфракны нык киптерә, шуңа күрә аны чәчү әйләнешенә дөрес кертергә, туклануны һәм саклауны тәэмин итәргә, өлгерү вакытына карап гибридларны сайлап алырга кирәк. Урып-җыюдан соң туфракны төп эшкәртү, сабакларны ваклау һәм төзәтү максатка ярашлы.
Республиканың ашлыкка үзендәге ихтыяҗы – 3 млн. тонна, шуның 2 млн. тоннасыннан артыгы терлекчелек ихтыяҗлары өчен. Хайваннар өчен иң туклыклысы - кукуруз бөртеге, бу - энергия, крахмал, май кислоталары һәм бик яхшы азык. Республика өчен мондый бөртеккә ихтыяҗ 500 мең тонна, шул ук вакытта аның бәясе тоннасына 14 мең сум дәрәҗәсендә саклана, ә табышлылык 20%тан артып китә.
Бөртеклеләр мәйданында ашлык кукурузы мәйданын 100 мең гектарга кадәр арттырырга кирәк, бөртеклеләрнең гомуми мәйданын агымдагы ел дәрәҗәсендә саклап калырга кирәк - 1 млн. 100 мең га.
Татарстанда туфракны туңга сөрү 1 млн 156 мең га мәйданда башкарылган, бу планнан 85% тәшкил итә. Тагын 211 мең гектарда эшкәртәсе бар әле. Мондый темпларда туңга сөрелү өчен 2 атна чамасы вакыт кирәк булачак.
Механизаторларның урып-җыюда мәшгуль булуларына карамастан, кыска вакыт эчендә туңга сөрүне төгәлләвегезне сорыйм. Кирәк булганда ике сменалы эш оештырырга тәкъдим ителә. Кайбер районнар актив рәвештә ике сменалы туңга сөрәләр. Аларның тәҗрибәсен үзләштерергә тәкъдим ителде.
Энергия куәте көчле техника кулланганда һәм сукалап сөргәндә, дым туплануга һәм үсемлекләрнең әйбәтләп үсүенә комачаулый торган сабан табаны барлыкка килә. Шуңа күрә ел саен туңга сөргәндә 30%тан да ким булмаган мәйданда сөрү катламын тирәнәйтергә киңәш ителә.
Республика буенча уртача алганда елына 500 мм чамасы явым-төшем була, шуларның 240 мм - көзге-кышкы чорда. 50 ц/га бодай әзерләү өчен 360 мм продуктив дым, 70 ц/га ашлык кукурузы өчен 500 мм, 30 ц/га көнбагыш өчен 530 мм кирәк.төп бурыч - уңыш алу өчен продуктив дымны мөмкин кадәр күбрәк туплау, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез