Казанда суд карары белән өлкән яшьтәге пенсионерның мошенникларга күчерелгән 160 мең сумлык акчасын дроппердан (акчаны счеттан алган кеше) түләткәннәр. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Судта билгеләнгәнчә, Казанда яшәүче 81 яшьлек әби аферистлар кушуы буенча 160 мең сумга якын акчасын күчергән. Мошенник, телефон аша үзен махсус хезмәтләр хезмәткәре буларак таныштырып, пенсионерга, имештер, җинаятьчеләргә акчалата булышуда шик төшүен әйткән. Җаваплылыктан котылу өчен, тикшерү максатыннан, саклык акчасын күчерүне таләп иткән.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре акчаны кемнең счетына күчерелүен ачыклаган. Прокуратура, пенсионер әбине яклау йөзеннән, дроппердан 160 мең сум түләтү турында судка дәгъва гаризасы җибәргән. Суд карары нигезендә, район прокурорының гаризасы канәгатьләндерелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез