Су коены сезоны башланганнан бирле республика сулыкларында 41 һәлакәт теркәлгән, 36 кеше батып үлгән. Бу хакта Татарстанның кече суднолар буенча баш инспекторы Юрий Венедиктов "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында сөйләде.
Су корбаннарының күпчелеге тиешсез урында коенган. “27 кеше, шул исәптән, ике бала җиһазландырылмаган урында коенган чакта батып үлгән. Елдагыча, күп һәлакәтләрнең сәбәбе шул була. Исегезгә төшерәм, тиешсез урыннарда су коенган өчен 1 мең сумнан алып 1,5 мең сумга кадәр штраф та каралган”, – диде Венедиктов.
19 кеше хәле начараеп яки исерек хәлдә суга егылып төшкән. Алар арасында зурларсыз сулыклар янында йөргән ике бала да бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез