Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының экспертлар советы әгъзалары “Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы Кодексының 8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын хуплаган. Документ муниципаль идарә системасында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар мөмкинлекләреннән нәтиҗәлерәк файдалануга юнәлдерелгән. Бу хакта “Татар-информ” Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Закон проектындагы төп үзгәреш – авыл җирлекләрендә вазыйфаларны биләү өчен белем дәрәҗәсенә карата квалификация таләпләрен, шулай ук муниципаль хезмәт яки белгечлек буенча эш стажына карата таләпләрне киметү.
Әйтергә кирәк, әлеге башлангыч республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән гамәлгә ашырылып килүче “Батырлар. Герои Татарстана” кадрлар программасы белән турыдан-туры бәйле. Сайлап алу этабы йомгаклары буенча махсус хәрби операциядә катнашкан 45 кеше дәүләт һәм муниципаль идарә системасында карьерасын дәвам итү мөмкинлеге алган. Шул ук вакытта аларның 11е югары белемгә ия түгел.
Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, хакимияттәгеләрнең бурычы – СВО ветераннарына һәм хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә төрле яклап ярдәм итү. Ул идарә командасына хәрби тәҗрибәгә ия булган кешеләрне кертүнең аеруча мөһим булуын искәртеп, аларның программада катнашуына горурлануын белдерде.
Хәзерге вакытта муниципаль хезмәтнең кайбер вазыйфаларын биләү өчен югары белемгә һәм билгеле бер эш стажына ия булу таләп ителә. Яңа закон проекты исә әлеге таләпләрне йомшарта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез