Бу хакта “Челнинские известия” яза.
Махсус хәрби операция ветераннары 5 көн дәвамында эшмәкәрлек нигезләренә, бизнес-идеяләр булдыруга, базарны бәяләүгә, юридик мәсьәләләрне хәл кылуга, салым, финансларны планлаштыру мәсьәләләренә өйрәнәчәк, дәүләт ярдәме чаралары белән танышачак.
“СВОй бизнес” махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның якыннарына эшмәкәрлек аша тыныч тормышка җайлашуга ярдәм итә. Анда катнашучылар үзләренең эшләрен башлап җибәрү һәм үстерү өчен кирәкле белем ала, бизнес планнарын эшләп, яклый һәм тәҗрибәле остазлары ярдәмендә аларны гамәлгә ашыруга керешә. Укыту “тере” форматта шәһәрнең “Союзники” үзәгендә (Хәсән Туфан проспекты, 8) алып барыла. “Узган елның март аенда башланып киткән программа илнең 50дән күбрәк төбәгеннән 1200ләп махсус хәрби операция ветераны һәм аларның гаиләләре әгъзаларын берләштерде. Без бу башлангычның нәтиҗәсен күрәбез: анда катнашучыларның 45 проценты үзләренең бизнесын ачкан яки эшен яңа биеклеккә күтәргән. Аның нәтиҗәле булуы проектны алга таба дәвам итү турында карарга килү мөмкинлеге бирде”, – дип билгеләп үткән Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе беренче урынбасары Әлфия Когогина.
СВО ветераны Владимир Кашаев узган елда махсус хәрби операциядән кайткан. Хәзер үзенең бизнесын ачарга җыена. Беренчеләрдән булып бирегә укырга килгән. “Үзмәшгуль идем инде мин. Максатым – ярдәм чаралары турында белү. Алга таба СВОдан башка егетләрне дә җәлеп итәсем килә. Миндә дә – хәрби җәрәхәт. Ял һәм төзелеш эшчәнлеген оештырырга ниятлим. Әзер бизнес-планым бар”, – дип сөйләп үткән Владимир Кашаев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез