Газетага язылу

Татарстанда СВОда катнашучыларга ярдәм чараларын озайттылар

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен, салым бурычлары булуга карамастан, социаль ярдәм чаралары 2026 елның 31 декабренә кадәр озайтылачак. Бу хактагы закон проектын депутатлар Татарстан Дәүләт Советының унҗиденче утырышында хуплады.

«2024 елдан, республика законнары нигезендә, СВОда катнашучыларга, аларның тормыш иптәшләренә, ата-аналарына һәм балигъ булмаган балаларына социаль ярдәм чаралары аларның салым бурычлары булуга карамастан күрсәтелә», – диде Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Закон проекты махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өчен эшләнгән, дип ассызыклады ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре