Татарстаннан махсус хәрби операция ветераннары базарда ихтыяҗ зур булган программалар буенча яңа һөнәрләргә өйрәнә алачаклар. СВОда катнашучыларны эшкә алган оешмаларга исә республика һәм федераль дәрәҗәдә ярдәм күрсәтеләчәк.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанда Марат Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә дәваланучы СВОда катнашучылар белән очрашу алдыннан “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
“Татарстанда инвалидларны, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларны эш урыннары белән тәэмин итүгә бәйле республика ярдәм чаралары гамәлдә булып килә. Алар өчен булдырылган яки махсус җиһазландырылган эш урыны өчен эш бирүчеләргә 73,6 мең сумга кадәр түлиләр. Моннан тыш эш бирүчеләргә федераль дәрәҗәдә ярдәм чаралары күрсәтелеп килә. Инвалидка әйләнгән хәрби хәрәкәтләр ветераннары, I һәм II группа инвалидлар өчен махсус эш урыннары булдыруга 200 мең сумга кадәр чыгымнарны каплау бу”, – дип билгеләп үткән министр.
Зарипова әйтүенчә, эш бирүчеләр өчен шундый шарт куела: хезмәткәрләр кимендә – 6 айга эшкә урнашырга, ә хезмәт хакы МРОТ күләменнән – 22,4 мең сумнан ким булмаска тиеш.
“Икенче зур юнәлеш – эш бирүчеләргә СВОда катнашучыларны яки СВОда һәлак булганнарның гаиләләре әгъзаларын эшкә алганда, эш бирүчеләргә хезмәт хакы чыгымнарының бер өлешен каплау. Эшкә урнашучының хезмәт хакы хезмәткә түләүнең 2 минималь күләменнән ким булмаска тиеш. Быел бу программа буенча 18 кеше эшкә урнашты, дип билгеләп үткән министр.
СВОда катнашучыны (инвалид булмаган) яки аның гаиләсе әгъзасын эшкә урнаштырган эш бирүче хезмәткә түләүнең 3 минималь күләменә кадәр компенсация ала. Ә инде инвалидка әйләнгән СВОда катнашучыны яки гаиләсенең инвалид әгъзасын эшкә алганда компенсация 6 МРОТка кадәр тәшкил итә. Ул эшләүнең беренче, өченче һәм алтынчы аеннан соң түләнелә.
“Бездә СВОда катнашучыларны, шул исәптән инвалидларны эшкә алырга әзер булган эш бирүчеләр реестры алып барыла. Анда 520 эш бирүче кертелгән. Алар 3 меңнән артыграк эш урынын тәкъдим итә”, – дип аңлатып үткән Зарипова.
Моннан тыш республикада СВО да катнашучыларны яңа һөнәргә өйрәтү эше алып барыла.
“Илкүләм проект кысасында бездә 215 юнәлеш бар. Аларның саны атна саен артып тора. Укыту-өйрәтү программалары июль азагына 300гә кадәр җитәр, дип уйлыйм. “Работа в России” порталында заявка тапшырырга мөмкин”, – дигән министр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез