Казан федераль университеты ректораты махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын укыту өчен түләүне үз өстенә алган. Шулай итеп, КФУ уставы буенча, әлеге категориядәге студентлар бушлай белем алачак. Биредә сүз беренче тапкыр югары белем алу өчен көндезге һәм көндез-читтән торып укучылар турында бара, дип яза “KazanFirst”.
Әмма бу ташлама КФУга башка вузлардан күчеп укучыларга кагылмый әле.
Казан федераль университетының әлеге карары Татарстан җитәкчелеге белән килештерелеп, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан шәхсән хупланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез