Газетага язылу

Татарстанда табиблар кытлыгын кемнәр хәл итәр?

Эшләргә кеше юк. Ни кызганыч, кадрлар кытлыгы халыкка киң кирәкле өлкәләрнең берсе – сәламәтлек саклау тармагының авырткан урынына әверелде. Булганнары китә, яңаларын тотып калу авыр, яшьләрнең эшлисе килми...

Татарстанда табиблар кытлыгын кемнәр хәл итәр?

Кадрлар буенча хәл итәсе мәсьәләләр – һәр дәва йортының диярлек көн кадагында. Берәүләр, ярдәм итәрләр әле, китереп бирерләр, дип көтеп утырганда, икенчеләре җиң сызганып белгечләр эзли. Һәм таба! Артта калучыларны алдынгылар чанасына утыртыр өчен хастаханә ишекләрен шакып карыйк.

Кил, иркәм, кил инде!

«Лениногорск үзәк шәһәр хастаханәсенә табиблар кирәк». Бу игъланны хастаханәнең рәсми сайтында табарга була. Тәкъдим ителгән исемлек буйлап аскарак төшкән саен чәчләр үрә тора. 4 акушер-гинеколог, 3 педиатр, 3 участок терапевты, 3 невролог... Барлыгы 43 табиб эзлиләр Лениногорскида. Исемлек моның белән генә чикләнми. Палата шәфкать туташлары, фельдшер, ашыгыч ярдәм медсестралары өчен ачык булган 35 вакансияне кушсак, барлыгы 78 белгечне көтә хастаханә!

Татарстанда халыкны табиблар белән тәэмин итү Россиядәге күрсәткечтән 8 процентка түбәнрәк. Республикада һәр 10 000 кешегә 35 белгеч туры килә. Гомумән алганда, Татарстанда табиблар белән тәэмин ителеш – 71,7 процент. Лениногорск, Бөгелмә, Чистай һәм Зәй шәһәрләрендә 50 проценттан түбәнрәк күрсәткеч теркәлгән. Бүген Татарстанда 330 беренчел звено табибы һәм 265 тар профильле белгечләр җитми.

Халык көтәр дә ул, чирнең генә сабырлыгы чикле. Лениногорск районында яшәүче халыкның фикере белән кызыксындык. Табиблар кытлыгына дәва эзләп килүчеләр ничек түзә икән? Ни кызык, тискәре фикерләр белән очрашмадык, диярлек. Әйе, врачлар җитми, бер табиб өч участокны кабул итә икән, дип тә сөйлиләр, әмма булган табибларыннан бик канәгать район халкы. Мөрәҗәгать итәргә туры килсә, тиешле ярдәмне тулы күләмендә алалар. Тик менә елдан-ел хастаханә сукмагына басучылар сирәгәя. Олыгаеп барган авыл халкына талон алу кыенлаша, еш кына талоннарның бөтенләй үк булмавы да киртә тудыра. Кирәкле табибның юклыгы турыдан-туры түләүле клиникалар ишеген ачтыра. Үз районнарында да берничә алары, кирәк кеше Әлмәткә үк юл тота. Тагын якын чит илләрдән килеп эшләүче белгечләр белән уртак тел табу кыен авыл халкына. Анамнездан диагнозга барып җиткәнче фикерләр шактый таушала...

Эш шартлары артык авырмы әллә? 10 ел эшләгәннән соң үзеңнеке итәргә мөмкинлеге булган хезмәт торагы бирәләр, «Грант», «Земский доктор» программаларында катнаштыралар, теләгең булса, аерым белгечлеккә укырга җибәрәләр, карьера үсеше ышандыралар, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә урнаштыралар, сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар бирәләр. Башка төбәкләрдән килгән табибларга акчалата ярдәм бүлеп бирәләр. Эшкә килсен өчен белгечләрне әнә шулай җәлеп итеп карый хастаханәләр. Нәтиҗәсе генә юк. Лениногорск кебек үк авыр хәлдә калган күршеләренең хәле дә шәптән түгел. Бөгелмә хастаханәсе 53 белгеч эзләүдә бүген.

Ил төкерсә...

Минзәлә районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Наил Мөбарәкшин тиздән беренче пациентларын кабул итәчәк табибны җитәкләп диярлек озатып йөри. Йәмәндә туып үскән, аннары Россиядә югары уку йортында белем алган яшь белгечләрне татар җирлегенә ияләштерү, документ эшләрен тизрәк хәл итү өчен тырышуы.

– Шулай итмичә булмый. Яңа килгән белгечләрне миграция хезмәтенә генә түгел, фатир мәсьәләсен хәл иткәндә дә, хатынын – эшкә, баласын бакчага урнаштырганда, хәтта беренче тапкыр мәдәният йортларына, спорт залларына барганда да озатабыз. Бөтен кеше ярдәм итәргә әзер, – ди баш табиб.

Хастаханәнең кадрлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Марина Архипова: «Үземне шул яшь белгечләр урынына куеп карыйм да аларга ничек кыен икәнен аңлыйм. Үзебезгә кирәк бит!» – ди.

Әнә шул «үзебезгә кирәк» йөртә дә инде район хастаханәсе җитәкчесен дә, кадрлар белән эшләүче хезмәткәрләрне дә, район администрациясе вәкилләрен дә. Минзәлә – белгечләр җитмәү проблемасын үзе хәл итәргә алынган үрнәк район. Хастаханәгә биш чит ил табибын алганнар. Төрекмәнстан, Таҗикстан, Йәмән, Гыйрактан килгән участок терапевты, педиатр, хирург, дерматовенерологлар янына тиздән тагын ике белгеч өстәләчәк. Кайдан табасыз, иптәш кадровик?

– Эш тәкъдим итә торган төрле сайтлар белән эшлибез, вакансия турындагы үз мәгълүматыбызны да шунда урнаштырабыз. Барлык медицина университетларына хатлар җибәреп куябыз. Килеп урнашкан табиблар үзләре дә ватандашларын чакыра башлый.  Документларын рәсмиләштерүдә генә түгел, яшәү урынын да хәл итәбез. Анысын район администрациясе кайгырта. Дәүләт торак фонды аша наем өчен фатир бирелә, табибка квартплата гына түләп яшисе. Балалары туса, яшәү шартларын яхшырталар, зуррак фатир бүлеп бирәләр. Бу мәсьәләләрнең барысы да, эшкә алганчы ук, сөйләшү нәтиҗәсендә баш табиб белән хәл ителә, – ди Марина Архипова.

Табибларның Россия югары уку йортын тәмамлап килүе – тел мәсьәләсен дә уңай хәл итүдә зур ярдәм. Азмы-күпме тәҗрибәләре бар. Төртелеп калган җирдә шәфкать туташлары ярдәмгә килә. Пациент белән табиб арасында уртак телне табарга ярдәм итүче алар. Гомумән, ашыкмый гына сөйләшсәң, бар әйткәнне аңлыйлар.

Җитәкләп килү

Дәвалаучы белгечләр җәлеп итүнең уңай мисалы бер Минзәләдә генә түгел.  Ел башында узган коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев табиблар җәлеп итүнең башка нәтиҗәле үрнәкләре белән дә таныштырды.

– Күрше төбәкләрдәге белгечләр турында пациентларның фикерләрен өйрәнгәннән соң, Ютазы үзәк район хастаханәсе җитәкчесе пациент ролендә аларга шәхсән үзе бара. Һәм, отышлырак шартлар тәкъдим итеп, үз районына эшкә чакыра, – дип сөйләде министр.

Шулай итеп, 2025 елда Ютазыга дүрт участок терапевты килгән. Баулылар үз ысулларын эшкә җиккән. «Коллегаңны алып кил» программасы буенча, коллективка яңа кеше алып килгән хезмәткәргә 50 мең сум күләмендә акчалата бонус бирелә. Шул рәвешле 2025 елда Баулы хастаханәсе дә өстәмә 11 белгечле булган. Хастаханәнең баш табибы Азат Гайсин тәҗрибәләре белән уртаклаша.

– Бездә эшләүче хезмәткәр коллективка яңа табиб алып килә икән, бонусларын тиешле күләмдә ала. Медицина даирәсендә хезмәт куючылар – аерым бер төркем кешеләре алар, барыбер аралашып, сөйләшеп торалар, уртак чатларда утыралар. Әнә шул «сарафанлы радио» яхшы нәтиҗә бирә дә инде, – ди баш табиб. – Үзе эш шартларыннан, хезмәт хакыннан канәгать булган белгеч танышын чакыра. Килгән белгечләр барысы да күрше төбәкләрдән. Татарстанда барыбер хезмәт хакы да, эш шартлары, инфраструктура да башкалардан югарырак дәрәҗәдә. Аннан соң, зур шәһәрдә эш күләме зуррак, ә бездә – авыл җирлеге, җиңелрәк ул яктан да.

Кешеләр үзегезнеке бит!

Үзләреннән торганын эшлиләр хастаханәдә. Бал мичкәсендә бер кашык дегет булмый калмый. Торак мәсьәләсе хәл ителсә, унбер белгеч белән генә чикләнмәсләр иде Баулыда да. Әле дә табиблар җитми. Кечкенә шәһәрләргә кадрлар килүнең үз киртәләре бар, кызганыч. Социаль торак төзелеше чикле, яшь белгечләр социаль ипотека программаларында катнаша алмый, икенчел торак сатып алу базары да ярлы. Алай да, район җитәкчелеге белән берлектә һәр очракны аерым хәл итәләр. Башкортстаннан килеп эшләп йөрүчеләр дә, берничә елдан эшкә якынрак җирдән өй сатып алучылар да бар.

Район җирлегендә үз кызыксынулары булса, кул кушырып, күктән төшкәнне көтеп утырмасалар, кадрлар мәсьәләсе уңышлы хәл ителә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: вазгыять яхшы якка үзгәрә башлаган районнар да бар. Түбән Камада быел гыйнварда 13 медицина хезмәткәре социаль ипотека программасы буенча яңа фатир ачкычлары алган. Яшел Үзән белгечләренә дә шундый бәхет елмайган. Чаллыда медицина хезмәткәрләренә республика бирә торган 800 000 сум грантка өстәп, торак шартларын яхшыртуга тагын 500 000 сум акчага өметләнә ала. 3 елга контракт төзеп эшкә урнашканда бер мәртәбә бирелә торган акчалата түләүләр каралган.

Тармакны кадрлар белән тәэмин итү өчен министрлык каршында Кадрлар үзәге булдырырга ниятлиләр. Монда кадрлар кытлыгы мәсьәләләрен дә, белгечләрне тигез бүлү дә, яңа кадрлар әзерләүне һәм аларны читтән җәлеп итүне планлаштыру буенча да системалы эш оештырылырга тиеш, дип белдерде Альмир Абашев. Остазлык мәктәбен үстерүне дә күздә тоталар. Системалы эшнең нәтиҗәсе булмый калмас. Әлегә, алдынгыларның тәҗрибәсен кулланып, үзеңә үзең ярдәм итә башларга вакыттыр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләрен искә төшерү дә урынлы булыр: «Барысын да акча гына хәл итми. Район башлыклары сәламәтлек саклау мәсьәләләренә җиңел карарга тиеш түгел. Анда сезнең кешеләр яши бит. Бу эшне үз контролегезгә алмасагыз, сезнең анда бернинди кадрлар да булмаячак».

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

                   

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре