Газетага язылу

Татарстанда табышка салымнан кергән акча күләме кимегән

Бу елның гыйнвар-август нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда табышка салымнан кергән акча күләме 10,4 миллиард сумга кимегән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.

“Табышка салымны алсак, агымдагы елның сигез аенда, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, ул 10,4 миллиард сумга азрак. Шул ук вакытта, бюджет дефицитын каплау мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә тора”, – диде ул.

Премьер-министр сүзләренә караганда, керемнәр буенча тупланма бюджет 71 процентка үтәлгән. “Барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керемнәре туплану тәэмин ителә, әмма мөмкин булган күләмдә түгел”, – диде Алексей Песошин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре