Татарстанда талпан кадалу очраклары быел 5% ка арткан

Татарстанда талпан кадалу сезоны тәмамланды, талпан инфекцияләре буенча мониторинг алып бару төгәлләнде. Бу хакта «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Без талпан инфекцияләренә нокта, куйдык диярлек. Бу ел эчендә 12 928 кеше талпан кадалу турында мөрәҗәгать итте. Бу узган елның шул ук чорыннан 5% ка күбрәк», – дип сөйләде спикер.

Ул өстәп әйткәнчә, бу сезонда талпан боррелиозының 22 очрагы һәм талпан энцефалитының 5 очрагы теркәлгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре