Татарстанда «Татар аты» Бөтенроссия фестивале узачак

Татарстанда тәүге тапкыр «Татар аты» Бөтенроссия фестивале узачак. Чара 24 августта Лениногорск районы Югары Каран авылының «Алмакай» ат утарында үткәреләчәк. Ярышларның приз фонды 678 мең сум тәшкил итә.

Татар токымлы атларның тышкы кыяфәтен бәяләү (ринг-выводка), ат чабышлары, кыргый атларны йөгәнгә өйрәтү буенча «Тай-тулак» команда ярышлары, «Аударыш», атта чабып барганда «Тәңкә алу», иярдә уктан ату буенча «Мәргән укчы» ярышы, «Улак» («Кок-бору») күрсәтмә уены фестивальнең төп вакыйгаларына әйләнәчәк.

Россиянең Кок-бору һәм милли спорт төрләре вице-президенты, атлар хуҗасы Фәрит Нәбиуллин әйтүенчә, ярышларда Башкортстан һәм Казахстаннан да спортчыларның катнашуы көтелә. «Фестивальнең максаты – яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү. Яшь буын үз тамырларын, тарихын, милли мәдәниятен белергә тиеш. Хәзер балалар физкультурага аз игътибар итә. Компьютерда күбрәк утыру ягын карый, ә без аларны башкага җәлеп итәргә телибез», – ди ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре