Татарстанда татар теле укытучылары берләшмәсе оештырылачак

Республикада татар теле укытучыларының ассоциациясе булдырылачак. Бу хакта Казанның 183 нче гимназиясендә узучы милли мәгарифкә багышланган август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков хәбәр итте.

– Татар теле укытучыларының ассоциациясен булдыру безнең зур казанышыбыз. Бу хакта бүгенге пленар утырышта тулырак әйтербез. 7 августта Юстиция Министрылыгының рәсми документы чыкты. Бүгенге чарада әлеге берләшмәнең рәисе татар теле укытучыларына мөрәҗәгать белән чыгачак, – диде Илгиз Халиков “ВТ” хәбәрчесенә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре