Газетага язылу

Татарстанда тәүлек эчендә 11 кешенең коронавирустан гомере өзелгән

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан 11 кеше үлгән. 19 октябрьгә республикада 877 үлем очрагы теркәлгән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», - диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Коронавирустан 1935, 1938, 1943, 1944, 1946, 1949 1961 елларда туган җиде хатын-кыз  һәм 1948, 1949, 1951 һәм 1957 елларда туган дүрт ир-ат вафат булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус ковид

Көн хәбәре