Газетага язылу

Татарстанда, телефонына мавыгып, ике кешенең гомерен өзгән машина йөртүчене хөкем иттеләр

Югары Ослан районында 47 яшьлек йөртүчегә хөкем карары чыгарганнар. Ул, телефонына мавыгып, ике кешенең үлеме белән төгәлләнгән авария китереп чыгарган.

Бу хакта “Татар-информ” Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Фаҗига узган елның 28 июлендә Казан – Ульяновск юлында булган. Суд йөк машинасы – Mercedes рулендәге ир-атның, игътибарын телефонга җәлеп итеп, рульдә баруын “онытып” җибәрүе аркасында “Лада Веста” машинасына килеп бәрелүен билгеләгән. Фаҗигадә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булган. Суд ир-атны өч елга ирегеннән мәхрүм иткән. Ул колония-поселениедә “утырачак”.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре