Газетага язылу

Татарстанда, телевизордан янгын чыгып, 39 яшьлек ир-атка зыян килгән

Бүген Алабуга районының Мальцево авылында янкормалы, бер катлы агач йортта янгын чыккан. Йортта яшәүче алты кеше ут эченнән үзләре чыгуга ирешкән. Коткаручылар килгәндә, янгын 70кв.м мәйданга таралган булган. «Татар-информ», Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.

Янгында 39 яшьлек ир-атның сул кул чугы һәм җилкәсе пешкән. Шулай да ул хастаханәгә ятып дәваланудан баш тарткан.

Фаҗиганең сәбәбе – электр җиһазыннан дөрес файдаланмау. Йортта яшәүчеләр әйтүенчә, электр көчәнешенең «сикерүе» сәбәпле, телевизордан башта төтен чыккан, шуннан соң ут пәйда булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре