Акчалата ярдәм республиканың дәүләт телләрен һәм төбәктә яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүгә юнәлтелгән башлангычларга биреләчәк. Тиешле карар Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Конкурс җиңүчеләренең һәркайсына 500әр мең сум тапшырылачак. Программаның гомуми еллык фонды бер миллион сум тәшкил итә. Сайлап алу турларын даими рәвештә – елына ким дигәндә биш тапкыр үткәрү планлаштырыла.
Грантка Татарстанда ким дигәндә бер ел элек теркәлгән оешмалар дәгъва итә ала. Финанслау алу өчен проект ике төп шартка җавап бирергә тиеш:
- чараларга ким дигәндә 50 кешене җәлеп итү;
- мәгълүмати ачыклык (эш барышы турында массакүләм мәгълүмат чараларында ким дигәндә өч язма чыгу).
Экспертлар комиссиясе гаризаларны берничә таләп буенча бәяләячәк: теманың актуальлеге һәм социаль мөһимлеге, команданың квалификациясе, нәтиҗәләрнең никадәр чынга ашуы һәм үлчәнә алуы, шулай ук бюджетның нигезләнгән булуы.
Яңа ярдәм чарасы республикадагы телләр күптөрлелеген ныгытырга һәм бу өлкәдәге иҗтимагый проектларга этәргеч бирергә тиеш.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез