Татарстанда температура 32 градуска кадәр күтәреләчәк

Бу араларда республикада явым-төшемле, бик җылы һава. Температура көндезге сәгатьләрдә +25...+32 градуска кадәр күтәрелә.

Шимбә – 8 июньдә, республиканың башлыча бөтен территориясендә яңгырлар явып үтәчәк. Бигрәк тә көньяк-көнчыгыш төбәктә явым-төшем көчле булачак. Урыны белән яшен, көчле җил көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +20...+25, төнлә +13...+18 градус күрсәтәчәк. Якшәмбе – 9 июньдә кайбер районнарда гына яңгырлар явып узачак. Көндез +21...+26, төнге сәгатьләрдә +12...+17 градус.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразлары буенча, киләсе атна башында – 10-11 июньдә явым-төшем ихтималы аз. 10 июньдә көндез һава температурасы +23...+28, төнлә +11...+16 градус чикләрендә тирбәләчәк. 11 июньдә көндез температура +26...+31 градуска кадәр күтәреләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре