Татарстанда теплоход хуҗасы санитария кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартылган

Татарстанда транспорт прокуратурасы “Мария Ермолова” теплоходы пассажирының шикаяте буенча тикшерү үткәргән. “Татар-информ” ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, суднода янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм санитария-эпидемиологик нормаларны бозу очраклары ачыкланган.

Теплоходта ягулык-майлау материалларының дөрес сакланмавы, салкын су савытының һәм камбуздагы суның тиешле стандартларга туры килмәве билгеләнгән. Судно хуҗасы оешмасы җитәкчесенә күрсәтмә чыгарылган, шуннан соң теплоходтагы барлык шартлар тиешле таләпләргә туры китерелгән.

Оешма директоры тикшерү материаллары буенча КоАПның берничә статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылган. Штрафларның гомуми күләме 37 мең сум тәшкил итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре