Татарстанда томан, кар һәм +1 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, урыны белән аз гына кар ява. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртән аерым районнарда томан булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыш җиле исә, көньяк-көнбатышка секундына 6-11 метр тизлек белән күчә.

Төнлә һава температурасы -8...-13 градус (республиканың көнчыгышында -20 градуска кадәр) иртән термометр баганасы .3...-8 градуска кадәр күтәреләчәк, (көнчыгышта -15 градуска кадәр). Көндез -4 дән +1 градуска кадәр көтелә. Юлларда бозлавык булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре