Узган төндә Татарстанда яшәүчеләр, төньяк балкышын күреп, әлеге бик матур табигать күренешен фотога төшергәннәр. Социаль челтәрләрдә таралган фотосурәтләр Әлки районында төшерелгән, дип яза “ТНВ”.
КФУ профессоры Юрий Нефедов моңа кадәр аңлатып үткәнчә, төньяк балкышы Җирнең магнит кыры йомшару яки Кояшта “шартлаулар” булу нәтиҗәсендә килеп чыга.
“Соңгы елларда республикада төньяк балкышын шактый ук еш күзәтергә туры килә. Әйтергә кирәк, моңа әлләни шатланырга ярамый. Ник дигәндә, Җирнең магнит кыры безне Кояш җиленнән (кешегә җитди хәтәр белән яный) тиешле дәрәҗәдә саклый адмавын күрсәтү бу, дип билгеләп үткән галим.
Сүз уңаеннан. нәкъ менә кичә – 10 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 15.06 сәгатьтә шундый көчле “шартлау” булган да инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез