Татарстанда төнлә яңгыр явачак, көндез 25 градус эссе булачак

23 апрельдә Татарстан Республикасында алмашынучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, төнлә урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр явачак. Көндез явым-төшем көтелми.

Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, 6-11 м/с, төнлә урыны – урыны белән 15-20 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Температура төнлә +5 тән +10 ка кадәр, ә көндез +14...+19 чикләрендә булачак. Төбәкнең көньягында һәм көнчыгышында температура +25 кә җитәргә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре