Татарстанда торак кооперативы җитәкчеләре 1,1 миллиард сумнан артык акча үзләштерүдә гаепләнә

Татарстанда судка 1,1 миллиард сумнан артык суммадагы мошенниклык турында җинаять эше юлланган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама беләе «Татар-информ» хәбәр итә.

Тикшерү ачыклаганча, «Триумф-НК» торак кооперативы идарәсе рәисе, аның урынбасары һәм баш бухгалтер 2004 елдан 2020 елга кадәр кешеләрне алдаган – отышлы кредитлар, процентлар, кооперативка керү һәм торак сатып алу мөмкинлеге вәгъдә иткән. Алар 1985 кешедән акча җыйган һәм сумманы үзләштергән. Кешеләргә китергән зыянның гомуми суммасы 1,1 миллиард сумнан артык.

Эшне тикшерү барышында ике меңнән артык зыян күрүчедән, кооператив клиентларыннан һәм аның элеккеге хезмәткәрләреннән сорау алынган. Җинаять эшенең күләме – 300 томнан артык.

«Триумф-НК» оешмасының милкенә һәм акчаларына, шулай ук гаепләнүчеләрнең күчемсез милкенә арест салынган. Җинаять эше судка тапшырылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре