Казанның Совет районында төзелеп килүче юлга рәсми төстә “Вознесение тракты” дигән исем бирелгән. Шәһәр башкарма комитетының бу җәһәттән карары мэрия сайтына урнаштырылган, дип яза “Татар-информ”.
“Казанның Совет районындагы трактка (Гвардейская урамыннан “Волга” М7 автомобиль юлына кадәрге юл) “Вознесенский тракты” дигән исем бирергә”, – диелгән документта.
Яңа юл республика башкаласының адреслар планына һәм Казан урамнары атамалары реестрына (2016 елда башкарма комитет карары белән расланган) кертелергә тиеш.
Вознесение трактының беренче өлеше – Гвардейская урамыннан Җиңү проспектына кадәрге участогы октябрь урталарында ачылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез