Керемнәрнең кимүе капиталь төзекләндерү эшләренә тәэсир итәрме? Коронавируслы вазгыять төзелеш тармагына нинди үзгәрешләр алып килгән? Төзелешкә быел күпме акча тотылган? Бу хакта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов журналистларга сөйләде.
Барлык программалар да тәмамлану стадиясендә һәм хәзер тармак министрлыгы 2021 елгы программаларны раслауга әзерләнә. Алексей Фролов әйтүенчә, көз ялкаулар өчен булса да, һава торышы әле урамдагы кайбер төзекләндерү эшләрен тәмамларга мөмкинлек бирә.
2020 елда республикада 50 программа гамәлгә ашырыла. Шуларның 26сы – капиталь төзекләндерү юнәлешенә бәйле. Быел капиталь ремонт программалары өчен 14 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Шуның 6,5 миллиарды торак төзекләндерүгә тотыла.
– Татарстан Президенты шундый карарга килде: бюджетның керем өлешендәге кыенлыкларга карамастан, киләсе елга капиталь төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. 2021 ел өчен финанслау бу елдагыдан азрак булмаячак, – диде ул.
Коронавирус пандемиясе, чикләрнең ябылуы читтән төзелеш материалларын кайтартуга йогынты ясамаган. Фролов әйтүенчә, килешүләр өзелмәгән.
– Медицина оешмаларына чит ил җиһазларын сатып алу каралган, өзелгән контрактлар юк иде, җиһазларны кайтартуга бәйле барлык сораулар вакытында хәл ителде. Чикләүләр булган очракта да, проектларны үзебезнең җитештерүчеләр белән эшләп бетерү мөмкин иде, – дип аңлатты ул.
Коронавируслы вазгыятьтә төзелеш эшендә катнашучылар ничек эшләгән соң? Алар да махсус кием кигәнме? Журналистлар аеруча медицина учреждениеләрендә барган төзелештәге шартлар турында кызыксынды.
– Гадәттә, төзелеш бара торган объектлар аерып алынган була. Быел читтән килеп эшләүчеләр өчен махсус санитар пропусклар ясаттык, эшчеләрнең сәламәтлекләрен тикшереп тордык. Эшчеләрнең иртән һәм кичен температурасын үлчәдек, – диде ул.
САН – врезка
Быел республикада 172 белем бирү объектын капиталь төзекләндерү каралган. Шуның 36сы – район мәктәпләре, 3 махсус мәктәп, 89 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, 44 функциональ зона. 2020 елда 16 яшүсмерләр клубына, 22 спорт корылмасына, 37 авыл мәдәният клубына, 5 балалар сәнгать мәктәбенә, 1 музыка көллиятенә, 37 социаль хезмәт күрсәтү бинасына, 7 муниципаль архив бинасына ремонт ясау каралган.
Чулпан Гарифуллина
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез