Татарстанда тренерларның хезмәт хакын арттырганнар

Алексей Песошин бу җәһәттән карарга кул куйган.

Татарстанда тренер-укытучыларның хезмәт хакына өстәмә билгеләгәннәр. Республика Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән карарга кул куйган.
Шулай итеп, әлеге белгечләргә, хезмәтләрендәге үзенчәлекләрне исәпкә алып, окладның 7 проценты күләмендә өстәмә күздә тотылган.

Моннан тыш тренер-укытучыларга дәүләт бүләкләре һәм спортта яуланган исемнәре өчен дә түләүләр биреләчәк. Документта әйтелгәнчә, үзгәрешләр 2024 елның 1 гыйнварыннан килеп чыккан хокукый мөнәсәбәтләргә кагыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре