Татарстанда туристлар саны арта

Туристлар саны арта. Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов  әйтүенчә, республиканың төп туристик үзәкләренә килүче туристлар күрсәткече үсүен дәвам итә. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, үсеш 7 проценттан 22 процентка кадәр җиткән.

Төгәлрәк әйткәндә, Казан Кремленә килүчеләр саны – 7,7, Алабугага – 6, Зөя утрау-шәһәрчегендә кунак булучылар – 12, Бөек Болгарга баручылар 22 процентка арткан. Моңа өстәп республикага килүчеләр Татарстанда озаграк та тора башлаган. Әйтик, 2023 елда уртача алганда 3,4 көнгә тоткарлансалар, республикада 2024 елда 3,5 көнгә кадәр кунак булалар икән.

Сергей Иванов май ялларында да өйдә утырмаска, бакча эшләре белән генә чикләнмичә, республика буенча сәяхәт итәргә чакырды. Моның өчен Татарстанда төрле юнәлешләр бар. Автомобиль, су транспорты, автобуслы турлар белән дә сәяхәт итәргә, хәтта җәяүле сәфәрләргә дә чыгарга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре