Татарстанда туризмны үстерү өчен 18 участок тәгаенләнгән

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе Туризм буенча дәүләт комитеты һәм башка ведомстволар белән бергәләп, 98,5 гектар мәйданда туризмны үстерү өчен 18 җир участогы тәгаенләгән.

Аларның күбесе Лаеш районында урнашкан: барлыгы 15 участок. Берәр участок Арча, Мамадыш һәм Алабуга районнарында. Соңгысы 2,5 гектар мәйдан “Алабуга шәһәрчеге” тарихи-археологик комплексы янәшәсендә.

18 участокның 5есендә эш башланган иде. 7,3 гектар җир арендага алынган. Аларның барысы да Лаеш районындагы “Чулман диңгезе" тирәсендә.

- Татарстанда “Туризм өчен җир” программасын тормышка ашыру кысасында буш җирләрне әйләнешкә кертү буенча актив эш дәвам итә, - ди бу җәһәттән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров. - Туризм өчен җәлеп ителәчәк җирләр инде кадастр картасы сервисына кертелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре