Татарстанда тузган йортларда яшәүчеләрне яңа торакка күчерәчәкләр

Татарстанда тузган йортларда яшәүчеләрне яңа торакка күчерү буенча яңа программа “эшли” башлаган. 2017 елның гыйнварыннан 2022 елның гыйнварына кадәр, авария хәлендә, дип танылган йортларга кагыла бу. Программа Территорияләрне үстерү фонды акчасы (2017 елның гыйнварына кадәр, авария хәлендә, дип танылган йортларда яшәүчеләрне күчергәннән соң калган акча) хисабына гамәлгә ашырыла.

Программага шулай ук Түбән Новгород һәм Тула өлкәләре кушылган. Татарстанга әлеге максатка барлыгы 59,4 миллион сум юлланган. Бу акчага Казанда 17 йорттан 60 кешене күчерү күздә тотыла. Фондта билгеләп үтелгәнчә, әлеге төбәкләр 2017 елның 1 гыйнварына кадәр тузган торактан күчерү программасын төгәлләгән.
Татарстанда 22,2 мең кв м тузган торак мәйданыннан барлыгы 1908 кеше күчерелгән. 150 кеше төбәкнең үз акчасы хисабына яңа фатирлы булган.
Сүз уңаеннан, Казанда тузган торактан күчерүгә 73,3 миллион сум биреләчәк. Шуның 13,2 миллион сумы – республика, 733,6 миллион сумы – Казан бюджеты акчасы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре