Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларда товарлыклы үгезләр сатып алуга яңа ярдәм юнәлеше керттек. Соңгы еллар эчендә беренче тапкыр шәхси секторда терлекләрнең баш саны кимүен туктата алдык. Бу программа буенча хуҗалыклар 1400 баш үгез алган. Без терлекләр мөмкин кадәр республикада сатып алынсын дип тырыштык. Симертү белән шөгыльләнмәгән предприятиеләр бар, шуның нәтиҗәсендә үгезләрнең республикабызда калуына китергән яхшы синергия килеп чыкты», – дип билгеләп узды Марат Җәббаров.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез