Украина аферистларына Россиядә яшәүчеләрне алдау мөмкинлеге биргән элемтә узеллары челтәре эшчәнлегенең эзенә төшкәннәр.
Полиция хезмәткәрләре Татарстанда Украинаның телефон мошенниклары ярдәмчеләрен тоткарлаган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк белдергән.
Шулай итеп, хокук саклау органнары хезмәткәрләре Украина мошенникларына Россия яшәүчеләрне алдау мөмкинлеге биргән элемтә узеллары челтәре эшчәнлегенең эзенә төшкән. Җинаятьчеләр, чит илдән шалтыратып, оператор белән килешүне озайту сылтавы белән, Дәүләт хезмәтләренә керү өчен кодларны кулга төшергән. Шуннан соң, россиялеләр исеменә кредитлар һәм микрозаймнар рәсмиләштереп, имештер, кредитны кире кайтару өчен акчаны “имин счет”ларга күчерүне таләп иткән.
Гыйнвар аенда полиция хезмәткәрләре мошенникларның мобиль телефоннарының Татарстанда теркәлгәнлеген ачыклаган. Шуннан соң башка төбәкләрдән килгән ике кешенең (аноним куратор күрсәтмәсе буенча республикага килгәннәр) яшәү урыннары билгеләнгән. Алар мессенджерда белдерүләр аша акча эшләргә теләүчеләрне җыйган. Фатирларда тентү уздырганнан соң бу кешеләрдән 12 сим-банк, 2,7 меңнән артыграк сим-карта, компьютер техникасы һәм элемтә чараларын алганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез