Бу хәл Бөгелмә шәһәренең 16 нчы мәктәбендә килеп чыккан.
Социаль челтәрләрдә Бөгелмәнең 16 нчы мәктәбендә төшерелгән видео пәйда булган. Анда укытучы 9 нчы сыйныфта укучы кызны бәдрәфкә алып кереп, косметикасын юып төшерергә мәҗбүр итә. Укытучы аны әрли-әрли күз кырыйларындагы “пөхтә итеп ясалмаган укларын” бетерүне таләп итә. Ролик таралганнан соң Бөгелмә прокуратурасы килеп туган хәлне тикшерә башлаган.
Видео авторы – мәктәпнең элеккеге укучысы раславынча, видеода математика укытучысы сурәтләнгән. Аның сүзләренә караганда, башка ата-аналардан да әлеге педагогка карата шикаятьләр күп килә. Кайчандыр үзе дә, укытучының теманы начар аңлатуы аркасында, фәнне авыр үзләштергән һәм шул сәбәпле 7-9 сыйныфларда укыганда репетиторларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.
Бөгелмә прокуратурасы әлеге видео буенча тикшерү башлап җибәргән. Ведомствода белдерелгәнчә, педагогның гамәлләренә, шулай ук мәктәп җитәкчелегенең тиешле чаралар күрмәвенә бәя биреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез