Газетага язылу

Татарстанда укучылар мәктәпләргә биометрия ярдәмендә керәчәк

Татарстан биометрик мәгълүматлар буенча мәктәп бусагасы аша үткәрү мөмкинлеген булдырган тәүге төбәкләрнең берсенә әйләнгән. Бүгенгә 20 мәктәптә шундый технология урнаштырылган инде. Россия вице-премьеры – Хөкүмәт аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко шулай дип белдергән.

– Россиянең тәүге төбәкләреннән берсе буларак, Татарстанның 20 мәктәбендә йөзне биометрия ярдәмендә тану нигезендә мәктәпкә кертү сервисы булдырылган, – дигән Григоренко Казандагы форумда журналистларга.

Вице-премьер әйтүенчә, мәктәпкә биометрия ысулы белән кертү уңайлылык тудыру гына түгел, бәлки баланың кайда икәнлеген күзәтеп тору мөмкинлеге биреп, иминлекне дә көчәйтә. Григоренко басым ясап әйткәнчә, биометриядән файдалану – ихтыяри эш, һәм ул фәкать ата-аналар рөхсәте белән генә гамәлгә ашырыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре