Газетага язылу

Татарстанда уртача хезмәт хакы 94 мең сумга җитә язган

Республикада предприятиеләр һәм оешмалар, шул исәптән кече эшмәкәрлек өлкәсе хезмәткәрләренең уртача эш хакын исәпләп чыгарганнар.

Татарстанстат мәгълүматлары буенча, узган елның октябрендә уртача хезмәт хакы 93,9 мең сум тәшкил иткән.

Иң күп хезмәт хакы алучылар – мәгълүмат һәм элемтә (149,6 мең сум), фән һәм эшләнмәләр (144,8 мең сум), финанс һәм иминият тармакларында (134,5 мең сум), эшкәртү производствосында (124,6 мең сум), файдалы казылмалар чыгару тармагында (120,2 мең сум).

Узган елның октябрендә иң түбән хезмәт хакын күчемсез милек (61,3 мең сум), мәгариф өлкәсендә (63,7 мең сум) эшләүчеләр алган. Кунакханәләр һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренең хезмәт хакы – 65,9 мең сум, административ эштә – 65,8 мең сум, коммуналь өлкәдә (су белән тәэмин итү, канализация, калдыкларны җыю һәм утильләштерү, пычрактан арындыру) – 71,5 мең сум.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре