Татарстанда урыны белән боз яварга мөмкин

Сишәмбе, 21 майда, Татарстанда көндез һәм кичен кыска вакытлы яңгыр көтелә, ә урыны белән яшен һәм боз явуы ихтимал. Фаразны Татарстан Гидрометеорология үзәге ясады.

Республика аша бу көнне салкын атмосфера фронты узачак, дип аңлаталар. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метр тәшкил итәчәк.

Төнлә (20 майдан 21 майга каршы) минималь һава температурасы +2..+7 градуска кадәр, ә көнбатышта +10 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез исә максималь һава температурасы +20..+25 градус булыр дип көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре