Газетага язылу

Татарстанда Усадка таба борылыш вакытлыча ябылачак

 

Казан – Оренбург – Боровое Матюшино автомобиль юлының Лаеш районы Усады авылыннан тимер юл аша юл үткәргече белән «Көньяк Парк» торак комплексына кадәр өлешен реконструкцияләү сәбәпле, борылыш элмәге вакытлыча ябылачак. Бу хакта бүген журналистларга ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин хәбәр итте.

«Казан-Оренбург-Боровое Матюшино юлының төп юнәлеше штатлы режимда эшләячәк. Усад авылына илтүче борылыш кына ябыла», - диде ул.

Усадка баручы автомобиль йөртүчеләргә 250 метрга озынрак юл узарга һәм икенче борылыштан керергә туры киләчәк, дип аңлатты Фәйзуллин.

Министр урынбасары сөйләнгәнчә, реконструкциядән соң Казан – Оренбург – Боровое Матюшино автоюлының бу участогы дүрт полосалы итеп киңәйтеләчәк. «Бу юнәлештә йөрүче машина йөртүчеләр өчен юл уңайлырак һәм иминрәк булачак», - диде ул.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре