Татарстанда узган елда 5,5 мең пенсионер мошенниклар корбаны булган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган Татарстан Республикасында банк секторында цифрлы финанс мошенниклыгына каршы тору турындагы брифингта ТР Прокуратурасының тикшерү һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү бүлегенең өлкән прокуроры Михаил Желаев сөйләде. Бу хакта "Татар-информ" яза.
«Республика прокуратурасы көн саен криминаль мәгълүматларны анализлый. Мошенниклык очраклары турындагы белешмәләр таң калдыра. Кешеләр көн саен үзләренең күп еллар буе җыйган акчаларын, кредит акчаларын бирә. Көн саен 50 кеше онлайн-мошенниклар корбаны була. Бер тәүлектә кешеләр югалткан акчаларның гомуми суммасы 20 миллион сумга җитә. 2024 елда дистанцион җинаятьләр саны 32 мең очрак тәшкил итте», - дип хәбәр итте спикер.
Ведомство вәкиле билгеләп үткәнчә, 2024 елда Татарстанда 5,5 мең пенсионер һәм 99 инвалид мошенниклар корбаны булган. Ул шулай ук һәр дүртенче зыян күрүче 30 яшькә кадәрге кеше, дип өстәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез