Татарстанда коронавирустан вакцинация ясатучылар күрсәткече 17 процентны тәшкил итә. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.
- Планлаштырылган 60 процентка кадәр әле безгә ерак, сентябрьгә кадәр мөмкин кадәр күбрәк прививка ясатырга бурыч куелган. Ни өчен? Чөнки сентябрьдә бездә сезонлы гриппка каршы прививка ясатачакбыз, - диде ул.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстанда 315 255 кеше вакцина ясаткан, шуларның 224 689 прививканың икенче дозасын алган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез