Татарстанда хатын-кыз, мошенниклар тозагына эләгеп,100 мең сумнан артык акчасыннан мәхрүм калган

Казанда яшәүче 49 яшьлек хатын-кыз, мошенниклар тозагына эләгеп, 100 мең сумнан артыграк акчасын югалткан. Ул “Танкодром” полиция бүлегенә акчасын урлаулары турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгы идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Хатын-кызның үзе сөйләвенчә, аңа кемдер шалтыратып, бушлай исәпләгеч куярга тәкъдим иткән. Тегесе ризалык биргән. Шуннан соң мошенник телефонына килгән смс-хәбәрләрдәге кодны әйтүен сораган. Аферист, банк счетын сакларга кирәк, дигән булып, хатын-кызны 100 мең сумнан артыграк акча күчерергә күндергән. Хатын-кыз, берникадәр вакыттан соң гына мошенниклар кармагына эләгүен аңлап, полициягә хәбәр иткән.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре “исәпләгеч куючыларның” кем икәнлекләрен ачыклау һәм аларны тоткарлау буенча оператив эзләү чаралары үткәрә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре