Татарстанда хезмәт базары «Кадрлар» илкүләм проекты нигезендә үзгәрә

Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында мәшгульлек хезмәте органнарын комплекслы модернизацияләү дәвам итә – 49 учреждение бердәм эш стандартларына һәм хезмәт күрсәтү процессын оптимальләштерүгә якынлаша. Шуның белән бергә хезмәт базары инфраструктурасында трансформация дә бара: халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законнарга үзгәрешләр кертелде.

Әйтик, 2025 елның гыйнварында «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» 2023 елның 12 декабрендәге 565-ФЗ номерлы Федераль закон тулы көченә керде.
«Бүген мәшгульлек өлкәсендәге хезмәтләргә алмашка дәүләт ярдәме чаралары килде, – дип аңлата Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау урынбасары Клара Таҗетдинова. – Алар эшсезләргә 2025 елның 1 гыйнварына кадәр законда каралмаган мәшгульлеккә ярдәм итүнең индивидуаль планы нигезендә бирелә. Индивидуаль планның мәҗбүрилеге – агымдагы елда үз көченә кергән норма».
Аның сүзләренчә, индивидуаль план эшсезне профильләү – анкеталау нәтиҗәләрен һәм аның тормыш хәлен билгеләүне, профиль категориясен һәм профиль төркемен билгеләүне исәпкә алып формалаштырыла.

«Бу анкеталау граждан өчен мәҗбүри булып тора, – дип ассызыклый министр урынбасары. – Эш эзләүче, «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасының шәхси кабинетында эш эзләүгә ярдәм итү өчен гариза биргәндә, үзенең резюмесын урнаштырырга тиеш. Аның мәгълүматларыннан чыгып, билгеле бер профиль төзелә – бу аның тормыш хәлен ачыклый торган конкрет тест нәтиҗәсе. Профильләү нәтиҗәсендә гражданинга эшкә урнашуда ярдәм күрсәтүнең индивидуаль планын төзү мөмкинлеге барлыкка килә».
Шулай ук шуны да истә тотарга кирәк, ярдәм чараларын күрсәтүгә күчәр алдыннан мәшгульлек хезмәте клиентка «Россиядә эш» платформасында индивидуаль план белән танышырга тәкъдим итә. Аны кабул итү – гражданинны эшсез дип тану өчен кирәкле шарт.

Пособие түләү эш белән тәэмин итүгә булышлык итүнең индивидуаль планына кертелгән чараларны вакытында үтәүгә бәйле. Күрсәтелгән үзгәрешләр, Клара Таҗетдинова фикеренчә, халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт ярдәме чараларын проактив режимда күрсәтүдә адреслырак якын килүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
«Кеше эш эзләүдә ярдәм итү турында гына бер гариза бирә һәм аның эшсез дип танылуына дәгъва итүен күрсәтә, – дип билгеләп үтә министр урынбасары. – Ә алга таба мәшгульлек хезмәте органнары хезмәткәре, гражданин профиленнән чыгып, аңа башка ярдәм чаралары тәкъдим итә. Мәсәлән, һөнәри белем алу, вакытлыча эшләрдә катнашу, үз эшеңне ачуда ярдәм итү, өстәмә һөнәри юнәлеш алу. Ягъни гражданин бер тапкыр гариза бирә, аннары аңа актив рәвештә башка ярдәм чаралары тәкъдим ителә».

Моннан тыш, гражданинны яшәү урыны буенча гына түгел, ә тору урыны буенча да Россия Федерациясе субъекты мәшгульлек хезмәте эшсез дип танырга мөмкин.
«Монда гражданинның барыбер теркәлүе булырга тиешлегенә басым ясарга теләр идем, – дип кисәтә Клара Таҗетдинова. – Әгәр дәгъвачы, әйтик, Бөгелмәдә теркәлгән, ә Казанда яши икән, шул ук вакытта Татарстан башкаласында торган урыны буенча теркәлмәгән икән, аны эшсез дип танып булмый. Әгәр, мәсәлән, клиент Казанда тору урыны буенча теркәлгән булса, ә үзе башка төбәктә даими пропискага ия булса, ул барыбер барлык тиешле ярдәм чараларын ала алачак. Шулай ук беренче тапкыр «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында»гы закон эшсезләр сыйфатында исәптә торучы гражданнарга эшсезлек буенча пособиеләр түләү чорында аларны теркәү исәбеннән төшермичә өстәмә эшләү мөмкинлеге бирә».

Норматив базадагы үзгәрешләр нигезендә, гражданлык-хокукый характердагы шартнамә буенча хезмәт күрсәтү өчен эш башкару рөхсәт ителә, мондый эшчәнлек чоры айга биш эш көненнән артмаска, ә алынган керем хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән артмаска тиеш. Шулай ук Россия Федерациясенең башка төбәгенә күченү сәбәпле теркәлү исәбеннән төшерелгән гражданнар хәзер яңа субъектта теркәлү исәбенә кайтарылырга мөмкин. Теркәү исәбен торгызу өчен мөрәҗәгать итүчеләргә яшәү яки тору урыны буенча мәшгульлек үзәгендә теркәү исәбен алганнан соң 15 көн эчендә яңа яшәү яки тору урыны буенча мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларны өстенлекле эшкә урнаштыру һәм яшьләрне укыту һәм өстәмә һөнәри белем алуны оештыру буенча өстәмә мөмкинлекләрне күздә тоткан закон нигезләмәләре үз көченә керде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" «Кадрлар» илкүләм проекты

Көн хәбәре