Татарстанда хезмәт хаклары үсеше кимегән

Узган ел белән чагыштырганда, быел республикада хезмәт хаклары үсеше кимегән. Бу хакта Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова әйтте.

“Тупланма бюджетка физик затларның кеременә салым 20,5 процентка артты. Бу – хезмәт хаклары үсеше белән бәйле. Ел башыннан ул якынча 21 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта, узган елның гыйнвар – июль айлары белән чагыштырганда, күрсәткечләр азрак үсүен күрәбез”, – диде ул.

Физик затларның кеременә салым Татарстан тупланма бюджетының төп салым һәм салым булмаган керем чыганакларының берсен тәшкил итә. Гомуми керем 338,4 миллиард сум булса, шуның 33 проценты физик затларның кеременә салымга туры килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре