Газетага язылу

Татарстанда хуҗасыз хайваннарга бәйле закон кабул иттеләр

Татарстан Дәүләт Советы хуҗасыз хайваннарга мөнәсәбәтле рәвештә, хакимиятнең вәкаләтләрен киңәйтүче закон проектын хуплады. Әлеге документ гадәттән тыш хәл төшенчәсен кертә һәм аерым очракларда йортсыз хайваннарны йоклатырга рөхсәт бирә.

Гадәттән тыш хәл режимы гражданнар иминлегенә куркыныч янаганда яки куркыныч авырулар таралганда кертелергә мөмкин. Бу хактагы карарны Татарстанның Баш ветеринария идарәсе кабул итәчәк. Бу чорда, сәбәпсез агрессия күрсәтсәләр, кешегә һөҗүм итсәләр, куркыныч инфекцияләр таратсалар, дәвалап булмый торган җәрәхәтләр алсалар яки вәзгыятьне тотрыкландыруга ирешүгә комачау итүче башка сәбәпләр булса, хайваннарга йоклатып җибәрү рөхсәт ителә. Эвтаназия ветеринария белгече карары нигезендә һәм гуманлы юл белән генә башкарылырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре